Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чибәр кыз 24 яшьлек егетне төп башына утыртты

Алар театрда очрашырга тиеш булган.

ГЭС бистәсендә яшәүче 24 яшьлек егет кыз аркасында 23 мең сум акчасын югалтты.

Ул аның белән Интернет челтәрендә таныша. Театрда очрашырга сүз куешалар. Кыз онлайн рәвештә билетлар сатып алырга тәкъдим итә - сылтама җибәрә. Егет ризалаша. Берничә көннән кыз "туган үлде" дип, очрашу вакытын күчерә. Егеткә билетлар акчасын кире кайтарырга киңәш итә. Бу юлы ул ярдәм күрсәтү хезмәтенә сылтама җибәрә. Тик егет кеше, киресенчә, акчасын югалта гына. Соңыннан кыз дусты ярдәмендә акчаларын кайтарырга тәкъдим итә. Ул да шәһәрдәшне 7 мең сумга алдый. Ахыр чиктә егет 23 мең сумыннан колак кага. Кыз да юкка чыга. Театрга шалтыраткач, сайлаган спектакльнең бөтенләй сәхнәдә куелмаганлыгы ачыклана.

Әлеге факт буенча полиция хезмәткәрләре җинаять эше кузгатты. Мошенникларга 6 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. Әмма аларның эзенә чыгуы гына җиңелләрдән түгел. 

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев