Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда элекке мәктәп директоры вафат

Ул - «Россиянең иң яхшы кешеләре» Бөтенроссия энциклопедиясенә кертелгән шәхес.

60нчы мәктәпкә нигез салучы һәм аның беренче директоры Татьяна Иван кызы Есипова вафат булды. Ул - «Россиянең иң яхшы кешеләре» Бөтенроссия энциклопедиясенә кертелгән шәхесләрнең берсе. Халык мәгарифе отличнигы һәм педагогик хезмәт ветераны. 2009 елда Татьяна Ивановна «Чаллы шәһәре алдындагы хезмәтләре өчен» медале белән дә бүләкләнде. 

Татьяна Ивановна педагогик эшчәнлеген 1972 елда Татарстанның Лениногорск районы Иске Кувак авылында математика укытучысы булып башлый. 1983 елда Чаллыга күченеп килә - 38нче мәктәптә математика фәнен укыта. 3 елдан соң 45нче мәктәпкә директор урынбасары итеп билгеләнә. 

1993 елның мартында Татьяна Ивановнага яңа төзелгән 60нчы мәктәпне җитәкләргә тәкъдим итәләр. Ул бөтен көчен һәм мәхәббәтен биреп эшли. Көчле, дус коллектив туплый. Мәктәпне 16 ел дәвамында җитәкли. Шул вакыт эчендә мәктәп шәһәрнең иң яхшы 10 мәгариф учреждениесе исемлегенә керә. Ә укучылары олимпиадаларда призлы урыннар яулый. 

«Шәһри Чаллы» редакциясе Татьяна Ивановнаның туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклаша.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев