Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда этен чәнчеп үтергән ир-атны тоттылар

Аңа сак чарасы билгеләнде.

Этен пычак белән чәнчеп үтереп, урамга чыгарып ташлаган 38 яшьлек ир-атны тоттылар. Бүгенге көнгә кадәр ул эзләүдә булды. Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте белдерүенчә, ир-ат гаебен таныган. Аңа шәһәрдән читкә чыгу һәм тәртип бозу тыела.

Исегезгә төшерәбез, инцидент 22 апрель көнне ГЭС бистәсенең 9/24 йортында булды. Ир-ат көндез этен урамда йөртеп кереп, сәгать 20:00дә кире урамга канган баткан килеш алып чыкты. Аның куллары да канга баткан иде. Әлеге вакыйга домофон видеокамерасына эләкте. Бу хәлне күршеләре дә күреп торды. «Бүген эт, иртәгә кеше корбан булса, нишләргә?» – дип алар социаль челтәрләрдә чаң сукты. Ир-атны җәзага тартуны сорап, алар хокук сакчыларына мөрәҗәгать итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев