Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ГАИ инспекторлары балалар укыта

Ел башыннан шәһәр юлларында балигъ булмаган балалар катнашында 5 авария булды.

«Язгы каникуллар» профилактик чаралар кысаларында Чаллыда 5 апрельгә кадәр ГАИ инспекторлары  муниципаль хезмәткәрләр белән берлектә 15, 32, 38, 39нчы мәктәпләрдә  һәм 57нче гимназиядә булдылар. Анда кече, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча лекцияләр укыдылар.

Дәрес барышында юллар аша чыкканда һәм ишегалларындагы аварияләргә китерә торган шартлар турында җентекләп аңлаттылар. Шулай ук укучыларга юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче  төп кагыйдәләрне искәрттеләр. Киемнәргә һәм рюкзакларга яктылык кайтара торган элементлар куюның мөһимлеген әйттеләр. 

2026 ел башыннан Чаллы юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аварияләрдә үлүчеләр булмады, ләкин 5 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. 

Узган елның шул чорында балигъ булмаган яшүсмерләр  катнашында булган 8 авариядә 8 бала зыян күргән иде. 

Быелгы аварияләрдә 3 очракта балалар – җәяүле, 2 очракта пассажир иде. Бу аварияләрдә балалар гаепле түгел. 

Юл хәрәкәтенең яшь катнашучылары арасында кагыйдәләрне профилактикалау максатыннан исәпкә алуның 4 карточкасы булдырылган. Һәр факт буенча мәгълүмат балигъ булмаган абалар белән эшләү подразделениеләренә җибәрелә. Кагыйдәләрне бозулар системалы булмаса, балалар һәм ата-аналар уңай яктан бәяләнсә, полиция хезмәткәрләре профилактик әңгәмәләр белән чикләнә.  
 
5 апрельгә кадәр мәктәпләрдә «Язгы каникуллар» акциясе кысаларында очрашулар үткәрелә.

«Куркынычсыз тәгәрмәч – 2026»  республика бәйгесенең район этабын үткәрү дә планлаштырыла. 

ГАИ инспекциясе эшен яшь пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозучыларны һәм балигъ булмаганнар арасында юл кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән.

Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспорт һәлакәте Балалар омбудсмены ГАИ РТ илкүләм проектлар