Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшьләр көненә кемнәр килә?

Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итәчәк.

Иртәгә, 29 июнь көнне Чаллыда - яшьләр көне. Бәйрәм чарасы сәгать 10:00 башлана. «SunDale» пляж клубында сапбординг буенча ярышлар узачак. Аннан соң «Беренчеләр хәрәкәте» фестивале көтелә. Гдәттә бу көнне яшьләр үзләренең талантларын күрсәтәләр. Кемдер җырлый, бии, кемдер кул эшләнмәләрен алып чыга. Бәйрәм көнне автомотокүргәзмә эшләячәк, мастер-класслар да үткәреләчәк. Лазертаг буенча турнир көтелә. 

Сәгать 17:00 мәйдан сәхнәсендә тамаша башлана. Быел «Шоу безумцев» төркеме машиналарда төрле трюклар күрсәтәчәк. Шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәмнең төп кунагы – «Galibri & Mavrk» коллективы. Бәйрәм салют белән тәмамланачак. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев