Чаллыда ике кыз карусельдан егылып  имгәнде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике кыз карусельдан егылып имгәнде

Инцидент 63 комплекста булды.

Чаллыда карусельда атынганда чыгып очып 2 кыз каты тән җәрәхәтләре алды. Аларның имгәнүе видеога эләккән – атынганын яшьтәшләре видеога төшереп торган.

Вакыйга 63 комплекстагы балалар мәйданчыгында була. Ике кыз әйләнә торган карусельга утыра. Атынгычны ныграк әйләндерү өчен эшләп торучы самокат тәгәрмәчен терәтеп куялар. Карусель каты әйләнә башлый, кызның берсе хәтта чыгып оча. Балаларны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып китәләр.

КДМЦның матбугат хезмәте белдерүенчә, 15 яшьлек кызны рентген снимоклардан соң хастаханәгә яткыралар. 12 яшьлеген дәвалануны дәвам итүне киңәш итеп өенә кайтарып җибәрәләр.  

Кызларның әти-әниләрен полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә чакыртканнар. 

Фото видеодан скрин

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев