Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мәктәпкә ут төрткән укучының әнисенә беркетмә төзеделәр

Малай профилактик исәптә торган.

Чаллыда 62 мәктәпнең стенасына ут төрткән укучының әнисенә административ беркетмә төзеделәр. Бу хакта Татарстанның эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Исегезгә төшерәбез, кичә әлеге мәгариф учреждениесендә аздан гына янгын чыкмый кала. Биредә 3 сыйныф укучысы, беренчел мәгълүматлар буенча, классташы белән сүзгә кереп дәресне өзә. Аннары аның әти-әнисен мәктәпкә чакырталар. Малай ачуыннан урамга чыгып китә һәм кесәсеннән шырпы алып, бина стенанасының обшивкасына ут төртә. Үзе тиз арада качып китә. 

Малай артыннан чыккан мәктәп директоры төтен чыкканын күреп ала, янгын сүндерүчеләрне чакыртырга куша. Үзе бу вакытта огнетушитель алып, тиз арада утны сүндерә. Бәхеткә, эвакуация дә, янгын сүндерүчеләр хезмәте дә таләп ителми.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев