Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда миләш аллеясе барлыкка килде

Чаллы мэры Наил Мәһдиевнең 65 яшьлек юбилее көнне узган өмәдә шәһәрдә 800гә якын яңа агач утыртылды.

Чаллыда гомумшәһәр өмәсе узды. Анда мәктәп укучылары, студентлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре катнашты. Алар иҗтимагый киңлекләрне, парк, скверларны, бульварларны, ишегалларын чүп-чардан, корыган яфраклардан арындырдылар, агачлар утырттылар.  

Автозавод районы территориясендә урнашкан мәктәпләрнең укучылары газоннарны чүптән чистарттылар. Үзәк район хакимияте хезмәткәрләре Яр Чаллы педагогия көллияте һәм сәүдә-технология техникумы студентлары белән берлектә Яр буе паркын тәртипкә китерделәр. «Профит» компанияләре төркеме Л.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы һәм Е.Батенчук исемендәге төзелеш көллияте студентлары белән «Сидоровка» һәм «Комсомол» паркларын чистарттылар.  

Өмә көнендә шәһәрдә яңа аллеяләр дә барлыкка килде. Башкарма комитет хезмәткәрләре, депутатлар йогышлы авырулар хастаханәсе территориясендә 300 миләш утырттылар. ГЭС бистәсендәге мәдәният һәм ял паркын язга 50 яшь каен бизәячәк.

Яр Чаллының  баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков җитәкчелегендәге коллектив, территориаль иҗтимагый совет активы, волонтерлар һәм микрорайонның яшь гаиләләре – барлыгы 90 кеше Кереселидзе бульварында 280 агач һәм куак утырттылар.  Шулай итеп, Чаллы мэры Наил Мәһдиевнең 65 яшьлек юбилее көнне узган өмәдә шәһәрдә 800гә якын яңа агач утыртылды. Димәк, шәһәребез язга тагын да яшелрәк булачак.  

Сүз уңаеннан, Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдә чәчәкләр саны елдан-ел артачак дип белдерде. «Мәдәният һәм ял паркы» мунициапль унитар предприятиесендә быел көз 150 мең лалә суганчасы утыртырга планлаштыралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев