Чаллыда өлкәннәрнең хәлләрен беләчәкләр
Эшлекле дүшәмбе киңшмәсендә планнар турында сөйләделәр.
1 октябрьдан өлкәннәр ункөнлеге башлана. Аның кысаларында шәһәрдә 50дән артык чара уздырылачак.
“Шәһәрдә 145 меңнән артык пенсионер яши. Аларның 125 меңе яшь буенча пенсиягә чыкса, 7 меңе – инвалидлык буенча. 695 Бөек Ватан сугышы ветераныбыз бар. Шулай шәһәребездә 100 яшен тутырган 12 шәһәрдәшебез тормыш итә. Аларның иң өлкәненә, Василиса Григорьевна Шахматовага - 105 яшь тулды”, - дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.
2 октябрьда «Энергетик» мәдәният сараенда сәгать 15:00 зур бәйрәм көтелә. 7 октябрьда сәгать 11:00 «Эврика» шәһәр мәдният үзәгендә «Нам года – не беда!» өлкән кешеләр иҗаты VI шәһәр фестиваленең финал концерты узачак.
Шулай ук мәдәният учреждениеләрендә өлкәннәр өчен ташламалы чаралар оештырылачак. Концерт программалары көтелә. Пенсионерларны, предприятиеләрдә күп еллар хезмәт куйган шәһәрдәшләрне хөрмәтләячәкләр, өйләренә килеп хәлләрен беләчәкләр. 95 һәм 100 яшьләрен тутырган әби-бабайларны юбилейлары белән котлаячаклар.
Декада кысаларында “Беренчеләр хәрәкәте” һәм шәһәр укучылар советы тарафыннан акцияләр дә узачак. Открытка ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.
"Бу дата өлкән буын кешеләренә яшьләре турында искә төшерү түгел. Шәһәребез үсешенә керткән өлешләре, намуслы хезмәтләре өчен әтиләребезгә, әниләребезгә, сугыш ветераннарына, пенсионерларга, өлкән яшьтәгеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерү мөмкинлеге», – ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев