Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Сергей Чебнёв бюсты ачылды

«Сергей Владимирович мәңге хәтердә калачак», - ди мэр Наил Мәһдиев.

Җиңү паркында тантаналы рәвештә  Россия Герое Сергей Чебнёв бюсты ачылды. Подполковник Чебнёв 12 көн буена Курск өлкәсендәге Кече Локняны һөжүмнән саклый. Украина хәрбиләре бәреп кергән Суджа шәһәре янында дошманнарны тотып калу бурычын куя. Өч полк белән җитәкчелек итеп, Курск Атом электр станциясенә таба ыргылучы дошманнар юлына киртә ясый. Чебнев хәрбиләре минометлар һәм Дрон-камикадзе һөҗүменә эләгә. Подполковник җәрәхәтләр ала һәм геройларча һәлак була. Хәрбиләрнең батырлыгы һәм Сергей Чебнёвның уйланып эшләнгән гамәлләре нәтиҗәсендә дошманнар теләгенә ирешә алмый. 

«Герой булып тумыйлар, герой булалар. Геройлар да безнең кебек гадәти тормыш алып баралар: укыйлар, эшлиләр. Әмма ил өчен авыр сәгатьтә чын ир-атның, чын патриотның каһарманлыгы Ватанны саклауда чагыла… Сергей Владимирович Чебнёв мәңге хәтердә калачак, яшь буын аның сыман патриотлардан һәм сугышчылардан үрнәк алачак», - ди мэр Наил Мәһдиев. 

Тантаналы чарада Сергей Чебнёвның әнисе Ольга Константиновна да катнашты. Ул улын искә алырга килгән һәркемгә рәхмәтен әйтте. 

«Улым мәңге йөрәгебездә калачак. Аны сагынган чакларда бюст янына килеп җылы сүзләр белән искә алачакбыз, илебезне батырларча саклаганы өчен рәхмәтләребезне әйтәчәкбез», – ди Ольга Чебнёва. 

Сергей Чебнёв тумышы белән Балык бистәсе авылыннан. 1992 елдан Чаллыда яшәгән. 56нчы мәктәптә белем алган. Югары танк команда училищесын тәмамлаган, Россия Кораллы Көчләрендә офицер вазифасында хезмәт иткән. 2020 елда подполковник дәрәҗәсендә армиядән запаска китә. Калининградта яши һәм эшли. СВО башлану белән 2022 елда үз теләге белән хәрби хезмәткә алына. 

Фотолар шәһәр хакимиятеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев