Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда су баскан җир асты кичүе ремонтланачак

«Ни өчен алданрак эшләмәдегез дигән сорауга стеналар дымлы иде», - ди «ПАД» директоры Марат Анисимов.

Киләсе атнадан «Мәктәп» («Школа») тукталышындагы җир асты кичүен ремонтлый башлыйлар. Бу хакта «Автомобиль юллары» предприятиесе директоры Марат Анисимов хәбәр итте. Ул социаль челтәрләрдә видео яздырып элде. 

Исегезгә төшерәбез, узган атнада көчле яңгырлар нәтиҗәсендә «Мәктәп» тукталышындагы җир асты кичүе су астында калды. Суны 3-4 сәгать дәвамында суырттылар.

«Кичүдән кешеләр йөри алсын өчен иртән үк чистарта башладык. Соңыннан тикшерү үткәрдек. Түшәм-стеналарны төзекләндерәчәкбез. Яктырткычлар, брусчаткалар да тәртипкә китереләчәк. Ни өчен алданрак эшләмәдегез дигән сорауга стеналар дымлы иде. Ремонт алып барыр өчен, аларның коры булуы кирәк. Төзекләндерү эшләрен киләсе атнадан башлыйбыз», – ди Марат Анисимов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев