Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда су коену өчен кайсы урыннар куркыныч?

ГИМСның Чаллыдагы бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов әйтте.

Чаллыда су коену өчен куркыныч урыннар булып Г.Тукай исемендәге яр буе районында Мәләкәс елгасы һәм Кыңгыраулы күпер яны санала. Кызу көннәрдә биредә һәрчак кеше күп. Ял иткәндә исерткеч эчемлекләр кулланалар һәм суга керәләр, ди ГИМСның Чаллыдагы бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов.

Шәһәрдә барлыгы 11 пляж бар. Әмма аларның барысында да су коену рөхсәт ителми. Быел бары тик 5 пляж гына ГИМСка исәпкә алынды. Алар: шәһәр пляжы, SunDale, Ф.Табеев исемендәге яр буендагы һәм ГЭС бистәсендәге вейк-парклар, «Навигатор» яхт-клубы янындагы «Рәхәт Beach» пляжы һәм Тукай районында «Лесная сказка» ял итү базасы. 

Исегезгә төшерәбез, быел Чаллыда су коенып 2 кеше гомере өзелде. Икесе дә чит ил кешеләре (Мисыр, Таҗикстан). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев