Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Ураза гаете уңаеннан бәйрәм оештырыла

Кечкенә шәһәрдәшләрне бәйге-викториналар, милли уеннар, бүләкләр, аттракционнар көтә.

10 апрельдә Чаллының “Тәүбә” мәчете янында Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чарасы оештырылачак. Катнашучылар өчен төрле чаралар каралган: бәйге-викториналар, милли уеннар, спорт ярышлары, аттракционнар. Моннан тыш, хәләл товарлар ярминкәсе дә эшләячәк. Бу хакта безгә шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин хәбәр итте. 

“Узган елларны, мондый чаралар башка иман йортларында да үткәрелә иде. Тик быел әле бар җирдә дә кар эреп бетмәгән, ишегаллары кибеп өлгермәгән. Бары  “Тәүбә” мәчете янәшәсе генә безнең таләпләргә җавап бирә. Өстәвенә, аның янында парк та бар”, - дип белдерде хәзрәт. 

Исегезгә төшерәбез, иртәгә 10 апрельдә дин кардәшләребез ислам дөньясындагы ике зур бәйрәмнең берсе – Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Ул Чаллы мәчетләрендә 6:30 минутта Коръән уку белән башланып китәчәк. 7:00 сәгатьтә бәйрәм вәгазе,  7:30 минутта Гает намазы укылачак. Аңа кадәр фытыр сәдакасы бирелә. Бу хакта тулырак БИРЕДӘ укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай