Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Фытыр һәм фидия сәдакалары турында без нәрсәләр белергә тиеш?

Күп кенә кешеләр бу ике төр сәдаканы бутыйлар.

Мөселманнарның ел буена көтеп алган Изге Рамазан ае тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Нәрсә ул фытыр белән фидия сәдакалары? Күләмнәре күпме? Аларны кемнәр һәм кайчан түләргә тиеш?
 

Күп кенә кешеләр бу ике төр сәдаканы бутыйлар. Фытыр сәдакасы – Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызның хата-кимчелекләрен, җитешсезлекләрен гафу кылып, кабуллардан әйләсен өчен түләнә торган сәдака. Аны рамазан ае тәмамланырга 1-2 көн кала бирәләр. Әмма моны Ураза гаете башланганчы башкару шарт. Ул хәленнән килгән һәр мөселман өчен фарыз. Фытыр сәдакасы фәкать мохтаҗларга гына бирелә. Ләкин аны хатыныңа яисә иреңә, балаларыңа, әти-әниеңә, оныкларыңа, әби-бабаңа бирергә ярамый. Ә башка мохтаҗ туганнарга бирсәң була. Шулай ук күршеләргә, авылдаш-шәһәрдәшләргә һәм башкаларга...
 

Габдуллаһ ибен Гомәр: «Рәсүлебез фытыр сәдакасын мөселманнардан булган кол һәм ирекле кешегә, ир-атка һәм хатын-кызга, балаларга һәм олыларга бер сагъ күләмендә хөрмә җимешеннән яки бер сагъ күләмендә арпадан түләргә кушты. Ул бу сәдаканы кешеләр гает намазын укырга чыкканчыга хәтле бирергә әмер итте», – дип әйткән (Бохари). Бер сагъ – якынча 3 килограмм. Әлеге хәдистән шуны аңларга була: фытыр сәдакасына озак саклана торган продуктлар алып тарату күпкә хәерле. Мәсәлән, төрле ярмалар, шикәр комы, он, үсемлек мае, киптерелгән җиләк-җимешләр һәм башкалар...
 

Фидия сәдакасы – ниндидер сәбәп аркасында ураза тота алмаучы кешенең мохтаҗларны ашатуы белән түләнә. Мисал өчен, бер мөселман авыруы сәбәпле рамазан аеның фарыз уразасын тота алмады ди. Терелгәннән соң ул аны ел дәвамында каза кыла. Әгәр дә савыга алмый һәм хәле каза кылырлык түгел икән, димәк, калган көннәре кадәр фәкыйрьләрне ашатып, ураза бурычын түләп бетерергә тиеш була.
 

ТР Мөселманнарның диния нәзарәте билгеләве буенча, быел фытыр сәдакасының минималь күләме – 150 сум, ә нисаб күләменә ия булучылар өчен – 1000 сум. Фидия сәдакасы – 400 сум (бер көн ураза өчен).  
 

Сәдака биргән кеше укый:
БисмиЛләһир-рахмәнир-рахим.
Раббәнә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим. Әмин!
 

(Мәгънәсе: Әй, Раббыбыз! Бу сәдаканы бездән кабул ит, дөрестән дә, Син ишетүче һәм белүчесең. Әмин!)


Сәдака алган кеше укый:
БисмиЛләһир-рахмәнир-рахим.
Әллаһүммә тәкаббәл фитратәһү үә сыямәһү үәстәҗиб дүгә’әһү үәгъфир зүнүбәһү үә әккид имәнәһү үә әксир әмүәләһү үә үәффикъһү галә хайри мәкасыйдиһ. Әмин!

(Мәгънәсе: Әй Аллаһы, (бирүченең исеме) фытыр сәдакасын үә уразасын кабул кыл, догасын кабул кыл һәм гөнаһларын гафу кыл, үә дәхи аның иманын куәтле кыл, аның малларын арттыр һәм аны хәерле максатларына ирештер. Әмин!)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев