Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда велосипед карагын тоттылар

Ул урлашуының сәбәбен аңлатты.

Хокук сакчыларына 32 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Подъездда калдырган велосипеды юкка чыга. Полиция хезмәткәрләре видеокамералардан карап, каракны танып ала.  Ул 2нче комплекстан 40 яшьлек ир-ат була. Берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган, 2025 елга кадәр административ күзәтчелек астында тора. 

Каракны өендә тоталар. Велосипед та шунда була. Әмма ул үз гаебен танымый. “Велосипедны йөреп карар өчен алдым”, дип аклана. Тик, ни гаҗәп, хуҗасына кайтарырга оныта. 

Әлеге факт буенча хокук сакчылары җинаять эше кузгатырга уйлый. “Административ чикләүләрне һәм административ күзәтү вакытында билгеләнә торган бурычларны үтәмәү” маддәсе буенча ир-ат кулга алынды. 

Фото freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев