Чаллыда хәтер көнендә автобуслар йөриячәк
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хәтер көнендә автобуслар йөриячәк

Алар 30 минутлык интервал белән хәрәкәт итәчәк.

27 апрель – Чаллыда хәтер көне. Ул елга ике тапкыр - апрель һәм сентябрь айларының соңгы шимбәсендә оештырыла. Шәһәр җитәкчелеге бу көннәрдә Чаллы халкын иртәдән кичкә кадәр автобуслар белән тәэмин итә. Быел да «Молодёжное» зиратына автобуслар хәрәкәте оештырыла. Алар Пединститут тукталышы -  Минзәлә тракты – «Молодёжное» зираты маршруты буенча 7:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр 30 минутлык интервал белән йөриячәк. 

Автобуслар Низаметдинов урамындагы "Пединститут" тукталышыннан кузгалып китәчәк. 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев