Чаллыда хатын-кызларны үз-үзләрен якларга өйрәтәләр
Җәмәгать проекты “Беренче булып сугарга кирәк” дип атала.
Профессиональ спортчылар Татарстанда яшәүче хатын-кызлар белән үз-үзеңне яклау буенча бушлай тренировкалар үткәрә башлады. Әлеге җәмәгать проектын “Новые люди" партиясе оештырды.
“Дельта” спорт клубында үткән беренче чарада Чаллыдагы 30 хатын-кыз катнашты.
- “Беренче булып сугарга кирәк” – Россиякүләм проект. Без инде берничә төбәктә бушлай тренировкалар оештырдык, хәзер эшне Татарстанда да башлыйбыз, ди проектны оештыручыларның берсе, блогер Лилия Шелест. Без чагыштырмача тыныч вакытта яшибез, шулай да хатын-кызларга барыбер куркыныч янаган вакытлар була. Бу урамда да, аның өендә дә, җәмәгатҗ урыннарында да булырга мөмкин. Әйтик, Алтайда бер ир-ат, ашны тәмле пешермәгән өчен хатынының кабыргаларын сындырган. Үзеңне, балаларыңны, якыннарыңны якларга әзер булырга кирәк. Беренче тренировка уңышлы үтте, катнашучылар дәвам итүебезне сорый.
Россиядә 2021нче, 22022нче елларда 17 меңгә якын хатын-кыз гаиләдә кыйналуга дучар булган. Бу әле рәсми саннар. Чынлыкта алар күпкә артык. Еш кына хокук саклаучылар үз вакытында ярдәмгә килә алмый. Үз=үзеңне сакларга өйрәнү мөһим.
- Әлеге күнекмәләрнең миңа беркайчан да кирәге чыкмас дип ышанам, шулай да өйрәнеп куюың яхшырак. Бу мөһим проект. Ул һәр хатын-кызга кирәк.- ди тренировкага килгән Олеся Поваренкина.
Чаллыда тренировкалар даими үткәреләчәк. Киләчәктә алар Татарстанның башка шәһәрләрендә дә старт алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев