Чаллыдагы кондызлы күлдән ниләр генә чыкмый!
Шәһәр хакимияте фотолар белән уртаклашты.
"Яр буе" паркындагы кондызлы күлне июльдә чистарта башладылар. Эшләр һаман да дәвам итә. Ләм, суүсемнәреннән тыш, күл төбеннән ниләр генә чыкмый икән! Машина тәгәрмәчләре, тимер-томыр, челтәр - берсе дә калмаган. Шәһәр хакимияте әлеге чүп-чар эшкәртелүгә җибәреләчәк, дип белдерде.
Исегезгә төшерәбез, күлне тәртипкә китерү өчен шәһәр бюджетыннан 10 миллион сум бүленеп бирелде. Бу хакта тулырак монда язылган.
Фотолар Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев