Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры күл буенда йөрде

Быел кондызлы күлне чистартып, янындагы территорияне тәртипкә китерәчәкләр.

Чаллыда "Яр буе" паркындагы кондызлы күлне чистартуга керештеләр. Суга техника керде. Эш барышы белән Чаллы мэры Наил Мәһдиев танышты. 

Исегезгә төшерәбез, күлне тәртипкә китерү өчен шәһәр бюджетыннан 10 миллион сум акча бүленеп бирелде.

Хәзерге вакытта судагы махсус аппарат күл астын болгатып, ләмне суырта. Бөтен пычрак контейнерларга тутырыла. Су чип-чиста булачак. Эшләр августта тәмамланачак дип ышандыра эшчеләр. 

Журналистларны кондыз, ондатра кебек су җәнлекләре язмышы борчый. Шәһәр халкы күл буена аларны күрү һәм ашату өчен төшә дә иде. "Тавышлы аппаратура белән аларга зыян килмәсме? Аларның саны кимемәсме?" дигән сораулар бирделәр. 

Белгечләр: "Монда кондызлар яшәми. Булса да, ондатралар гына. Әмма алар акыллы җәнлекләр. Эшләп торучы машина янына килмиләр. Тавыштан качалар. Эшләр беткәч, тагын кайтачаклар. Безнең проект үзе дә экологик бит, куркасы юк", - дип сөйләделәр. 

Проект буенча күл буен тулысынча тәртипкә китерәчәкләр. Биредә җир эшләре дә гөрли: күл буе тирәсен тигезлиләр. Мэр Наил Мәһдиев үзенең теләкләрен дә җиткерде. "Яр буена төшү-менү урыннарын матурлап ясарга кирәк. Минемчә, агачтан булса яхшырак", - диде ул. 

Биредә 10-15 көннән тагын бер очрашып проектны уратага салып сөйләшергә сүз куештылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күл буен чистарту