Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан хәрбиләргә квадроцикллар җибәрелде

«Хәрбиләргә булышу - безнең изге бурыч», - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

 

Бүген Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм озатылды.

Хәрбиләргә 10 квадроцикл-вездеход һәм 10 прицеп җибәрелде. 

Гуманитар йөкне озатырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, депутатлар, эшмәкәрләр, актив шәһәрдәшләр килгән иде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев июнь ае башында махсус хәрби операция зонасына барып, берничә подразделениедә булып, егетләр белән сөйләште. Аларга кирәк-яраклар тапшырды. 

"Хәрбиләр ярдәм өчен рәхмәт  әйттеләр. 

Үтенечләрен дә җиткерделәр. Без җитәкчеләр, депутатлар һәм игелекле кешеләр ярдәме белән 10 квадроцикл һәм аларга 10 прицеп алдык. Бу техника аларга хәрби хәрәкәтләр барган урыннарга корал илтергә, шулай ук яралыларны, техниканы ташырга кирәк. 

Без кулларына корал тотып хәрби бурычларын үтәүче Чаллы егетләренә ярдәм итү өчен сезнең белән бергәләп барсын да эшлибез. Хәрбиләргә ярдәм итү - безнең изге бурыч", - диде ул чарада катнашучыларга. 

Хәрбиләргә кирәкле транспорт чарасын алырга Чаллының предприятие һәм оешма җитәкчеләре: Андрей Ляпунов ("Союз-Регион»), Руслан Нигматулин («Далини»), Олег Николаев («ВолгоПромСрой»), Марсель Мингалимов ("Твой дом") 

Сергей Рачков ("Татпроф Инвест» ), Рамил Миңнеханов ("Тестори» ), ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов һәм РФ сенаторы Геннадий Емельянов булышкан. 

Моннан тыш, госпитальләр өчен кондиционерлар да җибәрелде.

Гуманитар йөкне Михаил Левашов җитәкчелегендәге компания хезмәткәрләре илтә. 

Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм МАХСУС хәрби операция Чаллы мэры