Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы шәһәре Башкарма комитетының элекке җитәкчесенә карата җинаять эше туктатылган

Шәһәр прокуратурасы тикшерүчеләр чыгарган материалларны өйрәнеп, җинаять составы билгеләре тиешле күләмдә табылмаганын ачыклаган.

Яр Чаллы прокуратурасы шәһәр Башкарма комитетының элекке җитәкчесе Фәрхәд Латыйповка карата җинаять эшен туктаткан. Pаконсыз дип танып, эш кузгату турында карарны кире каккан. Бу хакта Татарстан прокуратурасының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Россия Федерациясе Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсенең Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлеге карарны 18 октябрьдә чыгарган иде.

  • Җинаять эше РФ Җинаять кодексының 286 нчы маддәнең 3 нче өлеше (“в” пункты), 159 нчы маддәнең 4 нче өлеше буенча ачылган.

Шәһәр прокуратурасы тикшерүчеләр чыгарган материалларны өйрәнеп, җинаять составы билгеләре тиешле күләмдә табылмаганын ачыклаган. Моңа бәйле рәвештә, тикшерү материаллары өстәмә тикшерү уздыру һәм законлы карар кабул итү өчен тикшерү бүлеге җитәкчесенә юлланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев