Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче 76 яшьлек хатын-кыз мошенниклар "кармагына" эләккән

Ул аларга 260 мең сум акчасын күчергән.

Хатын-кыз банк сайтына кереп, «инвестиция пакеты»н сатып алырга тели. «Менеджерлар» аңа әлеге пакетны алу өчен махсус сылтама җибәрәләр. Шул рәвешле шәһәрдәшебез өч ай дәвамында таныш булмаган номерларга һәм бер ир-атның картасына 260 мең сум акчасын күчерә. 

Акчаларны алгач, мошенниклар элемтәгә чыгудан туктый. Шуннан соң гына пенсионер хатын-кыз алданганын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә. 

Әлеге факт буенча «Мошенниклык» РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 3нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддәнең санкциясе 6 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзләү һәм шәхесләрне билгеләү белән мәшгуль. 

Ел башыннан мондый «инвестицияләр» тәкъдиме белән 12 җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы