IX "Һөнәр" Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале 2017 елның 9-14 декабрендә Казан шәһәрендә узачак. Спектакльләр Казанның 7 театраль мәйданчыгында : Камал театрының Кече һәм Зур сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), "Әкият" курчак театрында, Актерлар йортында, "Угол" иҗат лабораториясендә һәм АРТХАБ арт- резиденциясендә. "Һөнәр" фестиваленә билетлар инде сатуга чыкты. Фестивальдә Россиянең әйдәп...
IX "Һөнәр" Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале 2017 елның 9-14 декабрендә Казан шәһәрендә узачак. Спектакльләр Казанның 7 театраль мәйданчыгында : Камал театрының Кече һәм Зур сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), "Әкият" курчак театрында, Актерлар йортында, "Угол" иҗат лабораториясендә һәм АРТХАБ арт- резиденциясендә.
Мастер- классларны һәм семинарларны заман театрының танылган белгечләре уздырачак. Алар арасында : "Небольшой драматический театр" җитәкчесе , "Алтын битлек" премиясе лауреаты , педагог, режиссер Лев Эренбург (Санкт-Петербург), 70-тән артык спектакльгә костюмнар һәм декорацияләр иҗат иткән, "Алтын битлек" премиясе лауреаты , театр рәссамы Юрий Хариков; (Мәскәү), "Алтын битлек" премияләре номинанты , мультимедиа режиссеры Наталья Наумова (Мәскәү).
Фестиваль кысаларында Яр Чаллы татар дәүләт драма театры 9-нчы декабрь көнне 17 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Академия театрының Кече залында Булат Сәләховның "Яратылмый калган ярлар" спектаклен күрсәтәчәк. Режиссеры - Илсур Казакбаев.
chelnyteatr.ru
Нет комментариев