"Ступени" ("Баскычлар") шәхси үсеш үзәге, Чаллы дәүләт педагогия университеты белән берлектә, Чаллы шәһәрендә IIнче психология фестивале оештыра. "Күңел түрендә" (В пространстве души") дип атала фестиваль. Чара үзебезнең төбәктән һәм тагын берничә шәһәрдән - Санкт-Петербург, Ижау, Якутиядән... - 50дән артык белгечне (күп кенә билгеле психологларны) бергә туплаган. Фестивальдә 56 мастер-класс уздырырга...
Фестивальнең "Күңел түрендә" дип аталуы да очраклы түгел. Өч көн (17-19нчы ноябрьләрдә) барачак фестивальдә, безнең күңелләрне борчыган иң актуаль темалар-проблемалар күтәрелер, дип көтелә. Темалар, дигәннән, алар арасында балаларга кагылышлылары да күп: "Тәрбиягә алынган балалар: балачакны ничек кайтарырга?", "Өлгермәүче укучы", "Яшүсмер хис-тойгылар дөньясында"...
Иң мөһиме исә шул - әти-әниләр бу чараларда балалар белән бергә катнаша һәм шунда ук үзләрен борчыган сорауларга җавап та таба ала.
Балалардан тыш, өлкәннәрнең, билгеле, башка - "үз" темалары да җитәрлек. Чарада алар да чагылыш тапкан. Психологлар "Үзең белән ничек көрәшергә һәм ничек чын-чынлап яши башларга?" яисә "Үзеңне тәнкыйтьләүдән ничек котылырга?" кебек популяр темаларга чыгыш ясаячак.
Берәүгә дә сер түгел - безнең җәмгыятьтә (төрле яшьтәге-төрле дәрәҗәдәге кешеләр арасында) психологик проблемалар көннән-көн арта бара. Ә күңел тынычлыгы кими. Чит илләрдә теләсә-нинди авыр рухи кичерешләр, гадәттә, психологлар ярдәме белән хәл итә. Ә без профессиональ ярдәмне менә әле яңарак кына эзли башладык кебек. Психологлар бүген, барысы бергә җыелышып, безгә шуны искәртергә телидер дә, мөгаен: "Күңелләргә дә дәва кирәк"... (Белешмәләр өчен телефон: 8-917-230-38-26)
Ризидә Рәхмәтуллина
Нет комментариев