Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туристларны алдаган Илүсә полициядән гаризаларны алуны сорый

Моның өчен ул аларга «бүләк» вәгъдә итә.

Дубайга очсыз турлар сатып йөзләгән кешене төп башына утырткан Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева тагын турлар оештыра башлады. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә үзе хәбәр итте. Инде беренче клиентлары ял итәргә дә өлгергән.  

Блогер кунакка алданган туристларны чакыра.Төп шарты – алар полициядән Илүсәгә каршы язылган гаризаларын алырга тиеш. Юл бәясен дә туристлар үзләре түләячәк. Экскурсия, ашау, трансфер чыгымнарын Миңнегалиевлар гаиләсе үз өстенә алырга вәгъдә итә. 

 

Исегезгә төшерәбез, блогер Илүсә Миңнегалиева бүгенге көндә федераль эзләүдә. Бала тапкач, ул социаль челтәрләрдә берникадәр вакыт югалып торды.  

- 2 ай бернәрсә төшермәдем. Хәзер кабаттан сезнең янга чыгам. Беләм, бәләкәч улыбызның хәлләре белән кызыксынасыз. Вакыт бара... Әлимгә дә 4 ай була. Тагын бер яңалык: мин ябыктым. Тик ничә килограммга икәнен белмим, үлчәнмәдем, – ди ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев