Файдалы да, зарарлы да!
Мобиль телефон куллану нәтиҗәсендә сәламәтлеккә зур зыян килү ихтималы ачыкланган. Моны булдырмас өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. * Кесә телефонын нурланышка аеруча тиз бирелүчән органнар (баш, йөрәк, эч, бил) турында тотмагыз. Хатын-кызларга телефонны - сумкада, ирләргә барсеткада йөртү хәвефсезрәк. * Телефоннан сөйләшкәндә кычкырмагыз. Алай сез тирә-яктагы кешеләргә комачаулаудан тыш,...
Мобиль телефон куллану нәтиҗәсендә сәламәтлеккә зур зыян килү ихтималы ачыкланган. Моны булдырмас өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. * Кесә телефонын нурланышка аеруча тиз бирелүчән органнар (баш, йөрәк, эч, бил) турында тотмагыз. Хатын-кызларга телефонны - сумкада, ирләргә барсеткада йөртү хәвефсезрәк. * Телефоннан сөйләшкәндә кычкырмагыз. Алай сез тирә-яктагы кешеләргә комачаулаудан тыш, нурланыш дәрәҗәсен дә көчәйтәсез. * Сөйләшү озакка сузылса, 5 минут саен телефонны бер колактан икенчесенә күчерергә кирәк. ∨m Метрода, җир асты кичүендә телефонны сүндерегез. Тоннельдә аппарат туктаусыз бәйләнеш эзли, нурланыш көчәя. Өстәвенә, аккумулятор да утыра. * Бәйләнеш начар булганда кесә телефоны, шулай ук, максималь куәтенә эшли. Бу вакытта, элемтә яхшырак булган урынга күчегез, я булмаса, сөйләшүне мөмкин кадәр кыска тотыгыз. * Йоклаганда телефонны башыгызга якын куймагыз. Бәлки, башка будильник сайлау хәерлерәктер? * Тикшеренүчеләр фикеренчә, кесә телефоны белән файдалану бигрәк тә йөкле хатыннарга һәм 16 яше тулмаган балаларга зыянлы. Шулай ук, эпилепсия, нерв системасы чирләре белән авыручылар, акыл һәм физик активлыгы түбән булганнар кәрәзле телефон куллануны чикләргә тиеш. ///kiziltan.ru///
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев