Яшьлек проспектында ремонт кайчан бетә?
Быел 680 млн сумлык эш башкарылырыга тиеш.
Яшьлек проспектында капиталь ремонт дәвам итә. Быел аның Тынычлык проспектыннан Машина төзүчеләр урамына кадәрге өлеше төзекләндерелә. Киләсе елда Боровецк күперенә кадәрге өлеше ремонтланачак. Эшләрне «Автомобиль юллары» муниципаль предприятиесе алып бара. Быел 680 млн сумлык эш башкарылырыга тиеш. Бүгенге көндә барлык эшләрнең 33 проценты тәмамланган.
Боровецк күперендә 4% кына эш эшләнгән. Күперне 2025 елда төзекләндереп бетерергә планлаштыралар. Шулай ук Автозавод проспекты (Тынычлык проспектыннан Сөембикә проспектына кадәр) яңартыла. Бу учсатокны тәртипкә китерү өчен 250 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев