Исерек анасыннан зыян күргән 4 айлык сабыйның хәле ничек?
Яңалыклар тасмасы

Исерек анасыннан зыян күргән 4 айлык сабыйның хәле ничек?

Аны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар иде.

"Бала һаман авыр хәлдә. Аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Әлегә башка мәгълүмат бирә алмыйбыз", - диде Казандагы республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат сәркатибе Зөһрә Гыйбадуллина.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига ял көнендә Чаллыныж бер йортында булды. Тикшерү комитеты белдерүенчә, исерек ана елаган 4 айлык сабыен тынычландыра алмагач, бар көче белән берничә тапкыр башына суккан. Сабыйның башы җәрәхәтләнде. Аны авыр хәлдә Казан хастаханәсенә озаттылар. Бу хакта моннан укы. 


Нет комментариев