Кайбер кешеләргә чит илләргә чыгу тыела
Яңалыклар тасмасы

Кайбер кешеләргә чит илләргә чыгу тыела

Сез бу исемлектә юкмы?

Җәйге яллар ахырына якынлашса да, көзге сәфәрләр сезоны башлана гына. Чит илләргә ялга барырга җыенучылар күп.

Әмма билет һәм кунакханә турында кайгыртканчы, Россиядән чыгуга хокукый чикләүләр юкмы икәнен ачыклау мөһим. Кайбер очракларда гражданинга дәүләт чиген узу вакытлыча тыелырга мөмкин.

Кемнәргә чит илгә чыгу чикләнергә мөмкин?

Мондый чикләү берничә сәбәп аркасында кертелә ала. Алар арасында:
1)    суд приставлары тарафыннан башкарма производство кузгатылган һәм гражданинның бурычы законда билгеләнгән күләмнән арткан очрак;

2)    дәүләт серенә кагылышлы мәгълүматларга рөхсәте булган яки чит илгә чыгу чикләнгән вазифада эшләү;

3)    хәрби яки альтернатив гражданлык хезмәтен узу;

4)    хәрби хезмәткә чакырылыш белән бәйле повестка алу;

5)    иҗинаять эше буенча шикләнелүче яки гаепләнүче булу;

6)    судның законлы көченә кергән хөкем карары буенча җәзаны үтәмәү;

7)    Федераль иминлек хезмәтенең гамәлдәге хезмәткәре булу, шулай ук кайбер элекке хәрби хезмәткәрләргә карата билгеләнгән чикләүләр;

8)    чит ил паспортын рәсмиләштергәндә белә торып дөрес булмаган мәгълүмат бирү;

9)    банкрот дип танылу һәм суд тарафыннан Россиядән чыгуга чикләү кертелү.

Бурычлары бармы-юкмы икәнен гражданнар Дәүләт хезмәтләре порталы аша алдан тикшерә ала.

Балигъ булмаганнарга карата да аерым тәртип гамәлдә. Әгәр ата-ананың берсе баласының чит илгә чыгуына рәсми рәвештә ризасызлык белдерсә, баланың Россия чиген узуына чикләү куелырга мөмкин.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чит илгә чыгу тыела

Нет комментариев