Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина Инстаграммдагы битен ябарга мәҗбүр булган

Бу турыда ул «Шәһри Чаллы» газетасы журналисты Зөлфия Галимгә әйтте.

«Инстаграммда теләсә нинди комментарийлар язучылардан арыдым, шуңа анда кереп вакытымны уздырмаска булдым әле. Хәзер күбрәк Кояшымның музеена килүчеләр белән аралашам. Алар: «Хәнияне сагынабыз», – дип елый-елый экспонатларны карыйлар. Аннары: Яраткан җырчыбызның исемен мәңгеләштерүдә зур эш башкаргансыз дип рәхмәт әйтеп китәләр. 


Хәния Фәрхи турында яңа истәлекләр барлаучы «Шәһри Чаллы» газетасы хезмәткәрләрен җырчының туган төбәгендә дә көтәләр.
Чаллыда нәшер ителүче «Шәһри Чаллы» газетасы бер  ел дәвамында халык соравы буенча газетада «Хәния Фәрхи турында яңа истәлекләр» рубрикасы чыгып барды. Анда җырчының иҗатын яраткан тамашачылары, дуслары, туганнары, хезмәттәшләре шәхси истәлек-хәтирәләре белән уртаклашты. Исегезгә төшерәбез, Хәния Фәрхи 1990 елларда Чаллыда яшәде. Иҗатының шаулап чәчәк атуы да шул чорга туры килә. 

Хәния Фәрхи турында чыккан материаллар түбәндәге сылтамалар аша укый аласыз. 

* Кунакка килеп җитә алмады шул бәгырькәем… Әзерләгән ризыкларымны авыз итә алмады. (Легендар Хәния Фәрхи истәлегенә) - укырга

* Дәниф Шәрәфетдинов: «Хәния апаны күз карашыннан аңлый идем» - укырга

* Дәниф Шәрәфетдинов белән Хәния Фәрхинең дуэты турында - укырга 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хания фархи