Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Комбинатта – яңа товар

«Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь халык предприятиесе»ндә экокәгазь җитештерү линиясе эшли башлады. Шулай итеп, комбинатта санитар-гигиена әйберләре җитештерелә башлауга 35 ел тулган көннәрдә ассортиментта яңа товар барлыкка килде.

Катыргы-кәгазь фабрикасында февраль ахырында гильзадагы бер катлы продукцияне картон тартмага урнаштыру өчен Сербия компаниясе җиһазы көйләнгән иде. Бу әлеге компаниянең яңа җиһазларының берсе. Яңа машина бер катлы кәгазьне бер минутта 15 тартмага, 2 һәм аннан күбрәк катлысын 12 тартмага упаковкалый. Яңа җиһаз бер һәм ике катлы бәдрәф кәгазе белән кәгазь тастымал ясый торган Fabio Perini линиясенә туры китереп урнаштырылган. Шул ук линиягә кәгазь тышлау машинасы да тоташтырылган. Шулай итеп «Экокәгазь» маркасы астында бәдрәф кәгазен данәләп чыгара башлаганнар. Тиздән әлеге продукция сәүдә нокталарына да җибәреләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев