Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көрәшче Рәнис Гыйләҗетдинов: «Әнием хәйләсен табып, көрәш түгәрәгенә җибәрә иде!»

«Әниемә әйтер сүзләрем бар...»

– Аллаһка шөкер, мине кадерләүче, миңа һәрвакыт теләктәшлек белдереп торучы әнием Аня бар. Аннан башка мин бүгенге уңышларыма ирешә алмас идем. Тормышта көчле һәм максатчан булырга да әниемнән өйрәндем. Шатлыкта да, сөенечләремдә дә, ниндидер борчу-мәшәкатьтә дә, кайгыда да әниемнең җылы сүзләре, төпле киңәшләре, «Улым, борчылма! Барысы да яхшы булачак!» дип әйтүләре күңелемне җылыта, өмет уята, ярдәм итә. 

Көрәш белән шөгыльләнүгә әти дә, әни дә каршы килмәделәр. Әнием башта курка иде. Хәзер юк инде, ярышларга китәр алдыннан һәрвакыт: «Улым, үзеңне сакла! Берүк исән-сау була күр», – дип озатып кала.

Көрәш белән шөгыльләнү өчен штанга да, авыр герләр дә күтәрергә туры килә. Әнинең беркайчан да «Нәрсәгә кирәк ул сиңа?», «Имгәнерсең...» ише сүзләр әйткәне юк. Киресенчә, абыемнан ике гер алып кайтып, шөгыльләнүне уен формасына көйләп, тренировкалар ясата иде. Шундый көчле ярдәмчеләрем булганга миндә спортка мәхәббәт айлап түгел, көнләп артты. Бәләкәй чагымда хәтта, шөгыльләнергә иренеп ятканда, әнием үзе генә белә торган хәйләсен табып, мине көрәш түгәрәгенә җибәрә иде, - дип уртаклаша татар көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы, билбаулы көрәш буенча атказанган спорт мастеры, көрәш буенча спорт мастеры Рәнис Гыйләҗетдинов.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев