Коронавирус чигенми
Бүгенге көндә Чаллыда 2 649 кешедә коронавирус инфекциясе расланган. Бу республика күрсәткечләреннән 13,1 процентка түбән.
– Кызганыч, авыручылар саны арта. Элек бу күрсәткеч 17 процент иде. Тынычланырга ярамый, – диде шәһәребезнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев.
«Евростиль» предприятиясендә санитар таләпләрне үтәмәү очрагы теркәлде. Чит ил гражданнары эшләгән төзелеш мәйданында шәхси гигиена кагыйдәләре тәэмин ителмәгән өчен компаниягә 15 мең сумлык штраф салынды.
«Таләпләр бөтен кешеләр өчен дә бертөрле. Компаниянең исеме, аның рейтингы, саны мөһим түгел. Барысы да билгеләнгән регламентны үтәргә тиеш. Чир кешене сайламый”, – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Шәһәр башлыгы «Роспотребнадзор»га да мөрәҗәгать итте. «Закон буенча эш итәргә кирәк. Әгәр нинди дә булса оешманың эшчәнлеген туктатырга кирәк икән, моны эшләгез», – диде ул.
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев әйтүенчә, беренче компонентны 49 565 шәһәрдәшебез алган, икенчесен – 36 417. Шәһәребезгә барлыгы 52 855 данә вакцина кайткан. Хәзерге вакытта хастаханәләрдә 88 кеше дәвалана.
– Прививканы барлык шифаханәләрдә һәм «Омега» сәүдә үзәгендә дә ясатырга була. Оешмаларга мобиль бригада чыга. Кешеләр белән аңлату эшләре алып барабыз, – диде Александр Николаев.
Фото: ptzgovorit.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев