Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кризис шартларында яңа эш урыннары бирергә әзер

GulSara бренды астында эшли торган балалар киеме тегү фабрикасы кризис шартларында яңа эш урыннары бирергә әзер. Текстиль продукциясе линейкасын җитештерүче компания куәтләрен арттыру бурычын хәл итә.

Нечкәлекләр турында сөйләшү өчен фабрикада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова, «Рәсәй эше» кадрлар хезмәте җитәкчесе Татьяна Быданова, Ресурс үзәге директорының беренче урынбасары Илмир Гәрәев булдылар.

Фабрика җитәкчесе Гөлнара Җиһаншина кунакларны җитештерү цехлары белән таныштырды.

Эшләр түшәү цехыннан башлана. Әгәр чигү яки принт элементы булса, бу тукыма күрше цехка китә, аннан соң тегү цехына җибәрелә.

2 мең кв.м мәйданда җитештерүнең тулы циклы гамәлгә ашырыла. Шуларның берсендә принт җитештерү буенча чит ил җиһазлары җайга салынган. 

Фабрикада 50гә якын хезмәткәр эшли. Уртача хезмәт хакы – 38 мең сум.

Хәзер хезмәткәрләр язгы һәм кышкы коллекцияләр тегәләр.

Фабрика ассортиментында 3000нән артык эшләнмә. Монда трикотаж киеменнән алып комбинезонга кадәр тегәләр, товарлар яңа туган сабыйлардан алып 5 яшькә кадәрге балалар өчен исәпләнгән.

Компания Россиядә һәм якын чит илләрдә балалар товарлары базарында алдынгы урында тора.  

«Безнең сату географиясе зур: Кырымнан Камчаткага кадәр. Бездә заказлар һәрвакыт күп. Без барлык күләмнең 30%ын гына үтәргә өлгерәбез. Безнең предприятиегә 19 ел. Безгә инде әллә ничә кризисны кичерергә туры килде. Бүген без мондый хәлләрдән чыгу планнарын әзерлибез, шуның өчен дә без – эшмәкәрләр», – дип сөйләде Гөлнара Җиһаншина.

Чаллы фабрикасы продукциясе Wildberries маркетплейсында тәкъдим ителгән.

Модельләр дизайнын Гөлнара Җиһаншина конструкторлар белән берлектә әзерли.

Компьютер технологияләрен гамәлгә кертүгә карамастан, өлгеләр сакланып калган.

Экскурсия нәтиҗәләре буенча Наталия Кропотова фабрика җитәкчелегенә җитештерү үсешенә ярдәм күрсәтергә сүз бирде: «Бүген һәр предприятие аерым игътибар үзәгендә булырга тиеш. GulSara – кече һәм урта бизнес субъектларына кергән предприятие, җиңел сәнәгатькә дә карый. Алар җитештерә торган товарлар сыйфатлы, биредә хезмәткәрләр озак еллар эшли, үз эшләрен яратып башкаралар.

Бүген предприятиенең өстәмә кадрларга ихтыяҗы бар. Ким дигәндә, 25 тегүче кирәк, иң яхшы очракта 50гә якын кеше. Без бүген ресурс үзәге һәм кадрлар үзәге белән бергә аларны кадрлар белән тәэмин итү юллары турында сөйләшәчәкбез», – дип билгеләп үтте ул. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X