Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Куады фельдшеры «Ак чәчәкләр» бәйгесенең финалына чыкты

Ул 32 ел гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган.

«Шәһри Чаллы» герое, Тукай районы Куады авылы фельдешеры Миләүшә Фәрдиева сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең «Ак чәчәкләр» республика бәйгесендә катнашып, «Елның сәламәтлек саклау хезмәткәре» номинациясендә финалга үтте. 

Миләүшә Фәрдиева Сарман районы Саклаубаш авылында туган. Һөнәри белем алгач хезмәт юлын да шунда шәфкать туташы булып башлап җибәргән.
Аның бу өлкәдә эшләвенә 32 елдан артык вакыт узган. Бүгенге көндә ул Тукай районы Куады авылы фельдер-акушерлык пунктын җитәкли, авыл халкына югары квалификацияле ярдәм күрсәтә. 

Куады авылы халкы аның эшеннән канәгать. «Миләүшә Фәрдиева – «Ак чәчәкләр» бәйгесендә премиягә лаек  кандидатура. Ул Гиппократ антына тугры табиб, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыруларга ярдәм итә. Без, Тукай районы халкы, аңа бик рәхмәтле», – ди пенсионер Тәнзилә Хафизова.  

Миләүшә ханым үзе «Ак чәчәкләр» бәйгесенең финалына чыгуны зур бәхеткә саный. 

– Мине конкурста катншарыга өндәгән һәм үткәргән чараларда актив катнашкан Куады авылы халкына, гаиләмә,  хезмәт юлыма багышланган китап чыгару  һәм башка эшләр өчен финанс ярдәме күрсәткән әтиемә, рухи яктан ярдәм иткән Тукай районы үзәк хастаханәсендә эшләүче хезмәттәшләремә  рәхмәт, – диде ул «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына. 

Миләүшә Фәрдиева өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында тавыш биреп була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек саклау «Ак чәчәкләр» конкурсы