Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Җырчы Зәйнәп Фәтхетдинованы да уздыра» - ВИДЕОЛАР

«Идән юганда да җырлап йөрим», – ди ул.

Бүгенге героем – җырга-моңга гашыйк Рузилә Хәбибуллина турында яза башлаганчы аны ничек табуым турында сөйлим әле.

«Шәһри Чаллы» газетасының ВКонтакте социаль челтәрендә 18 февральдә бер видео урнаштырган идек. Анда бер төркем хатын-кызлар солдатларга окбашлар, җылы киемнәр бәйләп утыралар. Берсе искиткеч тавыш белән җыр суза: «Хатлар язам сиңа, хатлар язам, әллә барып җитә әллә юк... »

Бу видеоны 4 меңнән артык кеше карады, репостлар, комментарийлар да шактый булды. «Бу ханымны таныйсызмы?» дип, социаль челтәрләрдәге подписчикларыбызга сорау да бирдек. «Кем җырлавын белмим. Әмма шәп җырлый. Тавышы бик матур», «Искиткеч тавыш, моң», «Тавышы белән йөрәкләрне өздерде бу ханым», «Моң чишмә кебек ургылып чыга», «Зәйнәбнең үзен дә уздыра», «Гармунчысы да бик матур уйный, шундый җырчыларны ешрак куйсагыз иде» кебек дистәләгән комментарийлар килде. «Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыннан Рузилә бит бу!», «Безнең район кызы – Рузиләбез» дип, без эзләгән ханымны белүчеләр дә табылды.

Телефонын юллап, Рузилә Хәбибуллинаның үзенә шалтыраттык. Бик гади, эчкерсез ханым булып чыкты ул. 

– Әти дә, әни дә өздереп җырларга ярата иделәр, мәрхүмкәйләрем... Хәтерлим, 5нче сыйныфта укыганда «Әллүки-бәллүки» конкурсында катнашырга район үзәгенә бардык. Менә шуннан бирле сәхнәдән төшкән юк инде, – дип сөйләп китте Рузилә ханым. 

Мәктәптән соң аны музыка көллиятенә укырга да чакыралар. Хәтта ТАССРның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов Казанга консерваториягә керергә өнди. Тик музыка мәктәпләре тәмамларга язмый аңа, Рузилә ханым әле дә үкенече калганын сөйли:

– 1984 елда үзебезнең авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башладым. Хезмәтемне бик яраттым, күп чаралар оештыра идек. Анда эшләгәндә дә гел җырда булдым. Районда да, Казанда да чыгыш ясарга туры килде. 
Берничә ел клубта эшләгәннән соң кыскарту була диделәр дә, миңа чыгарга туры килде. Тик минем эштән китүемне генә көткәннәрмени, урыныма яңа кеше алып куйдылар! Үпкәләдем! Күпме генә чакырсалар да, бәйрәмнәрдә җырламас булдым... Аннары фермага сыер саварга төштем. Анда озак эшләргә туры килмәде, кабат клубка җыештыручы булып кайттым, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. 

Рузилә ханым бүген дә шунда эшли икән. «Бер эшнең дә ояты юк. Нинди эштә булсам да, яратып башкарам. Идән юганда да җырлап йөрим», – ди ул. 

– Зәйнәб Фәрхетдинова җырларын яратам. Аның репертуарындагы бөтен җырны да яттан беләм диярлек. Аннары баянга кушылып, сузып җырларга яратам. «Олы юлның тузаны» җыры күңелемә бик якын. Ул җыр белән күп кенә мәртәбәле конкурсларда җиңү яуладым. Салават Фәтхетдиновның «Туган йортым» җырына гашыйкмын.  

Капка төпләрендә яшел үлән,
Ни хәлләрдә икән күрше-күлән?
Мәшәкатьләремне читкә куеп,
Кайтып күрәм әле, кайтып киләм
, – дип тә сузып алды әңгәмәдәшем телефоннан сөйләшкәндә. 

Теге видеода баянда уйнаучы ханым да бар иде.

– Ул минем кодагыем Рузалия Миннебаева. Безнең Күгәрчен клубы каршында «Зөләйха» җыр ансамбле эшләп килә. Анда да йөрибез. Клубта еш кына кич утырулар оештырабыз. Бөтен кеше кул эшләре алып килә: бәйлибез, чигәбез, тегәбез, моңланабыз, эч серләрен бүлешәбез. Ә видеода исә СВОдагы егетләребезгә носки-бияләйләр бәйләвебез иде. Күңелдән чыккан моңлы җырларыбызны кушып, хәрбиләргә җылы әйберләр дә озаттык, – ди ул.

Әңгәмәдәшем гаиләсе турында да сөйләп үтте. Ире Йосып белән бер малай, бер кыз үстергәннәр, дүрт оныклары бар. Тормыш иптәше – мәктәптә оператор һәм фермада тракторчы. Уллары гаиләсе белән Балык Бистәсендә, кызлары күрше авылда яшиләр икән. 

Интернет героебыз күңелебезгә хуш килде. Безнең редакциянең «Халык талантлары» дигән проекты эшли. Анда җиңүчеләр «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок»та олы сәхнәгә чыга. Рузилә Хәбибуллина безгә тагын бер җырлаганын видеога төшереп җибәрсә, Балык Бистәсе йолдызының да анда катнашу мөмкинлеге булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев