Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Куркынычсыз тәгәрмәч» район этабында катнаштылар

Электротехниклар районы мәктәпләре юл хәрәкәте иминлеге буенча «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының район этабында катнашты. Чара 30нчы мәктәптә үтте. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары 17 отрядка бүленеп белемнәрен һәм көчләрен сынады.

Конкурс программасы өч станцияне үз эченә алган иде. Кызлар һәм егетләр юл йөрү кагыйдәләрен белү, велосипедта фигуралы йөрү, тормыш иминлеге нигезләрен белүләре буенча ярыштылар. 

Бәйгедә командалар арасында беренчелекне 30нчы мәктәпнең яшь инспекторлары, икенче урынны – 50нче мәктәп, өченче урынны 35нче мәктәп укучылары алды. 

Шәхси беренчелектә 30нчы мәктәптән «ОБЖ» станциясе һәм «Велосипедта фигуралы йөрү» станциясендә 30нчы мәктәптән Кәрим Айдаров, Ралина Зарипова, юл йөрү кагыйдәләрен иң оста белүчеләр арасында 35нче мәктәптән Азат Зиннуров, 11нче мәктәптән Аиша Борис җиңү яуладылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев