Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Махсус хәрби операциядә Чаллыдан ничә ир-егет катнаша?

Мэр Наил Мәһдиев шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә чыгышын СВО темасыннан башлады.

Бүген шәһәр Советының йомгаклау сессиясе булды. Аның эшендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, депутатлар, министрлар катнашты. Сессиядә 2023 елдагы эшчәнлек буенча Чаллы мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады.

Ул 2023 елның Чаллы өчен җиңел булмаса да нәтиҗәле булуын искәртте. Чаллыга даими ярдәм иткәннәре өчен РФ Президентына, ТР Рәисенә рәхмәт әйтте. 
Шәһәр мэры чыгышын махсус хәрби операция темасыннан башлады. Аның әйтүенчә, махсус хәрби операциядә 2 меңнән артык шәһәрдәшебез катнаша. Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап даими ярдәм күрсәтелә. 

Махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең яңа туган баласына 100 мең сум акча бирелә. Бүгенге көндә барлыгы 43 бала туган. Хәрбиләрнең балалары балалар бакчасына, түгәрәкләргә, спорт һәм мәдәни чараларга бушлай йөри, мәктәптә бушлай туклана. Кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән 18 очрашу үткәрелгән. Яраланган хәрбиләрне дәвалау һәм тернәкләндерүгә дә игътибар зур. Лисичанск халкына 700 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән. Хәрбиләргә һәм Лисичанск халкына гуманитар ярдәм дәвам итәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев