Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ольга Корепанова: «Балам чәйни дә, суыра да, йота да белми»

3 яшьлек Арсенийда бүре авызы (волчья пасть). Операция көтелә. Әнисе ярдәм сорый.

Язмышның җилләре кырыс. Сынаулар алдында калганда кешене өмет, дус-туганнарның, якын кешеләрнең җылы мөнәсәбәте, аңлавы яшәтә. Чаллыда яшәүче өч бала анасы Ольга Корепанова да бүген улы Арсенийның терелүенә өметләнеп, олы йөрәкле шәһәрдәшләренә күз яшьләре аша рәхмәтләрен әйтеп яши. 

Өч яшьлек Арсений Корепановта бүре авызы (волчья пасть). Ягъни Гольденхар синдромы – бит өлешенең дөрес итеп формалашмавы, аңкау аномалиясе. Малай сөйләшә алмый, чәйни дә, суыра да, йота да белми. Башкалар кебек кирәкле әйберне дә, теләгән ризыгын да сорый алмый, авырткан җирен дә әйтми. «Улымны ничек тә аякка бастырасы килә. Табиблар да өметләндерә. Хәзерге вакытта операция көтәбез», – дип, әнисе ярдәм сорый.  

– Улымны операция белән тудырдым. Ул башка балалардан аерылып тора иде, тик сәламәт түгеллеген вакыт узгач кына әйттеләр. Авыр булды... Улымны ИВЛ аппаратына тоташтырдылар, киләчәктә ничек буласын да әйтмәделәр, – дип сөйли сабыйның әнисе Ольга Сергеевна. Өченче баласын тапкан анага нарасыен роддомда калдырып чыгып китәргә дә тәкъдим ясыйлар. 

– Минем белән табиблар да, психологлар да сөйләште. Берсен дә тыңламадым! Балам шундый булган икән, димәк, шулай язган! Аны үзем тәрбияләячәкмен, дидем. Әтисе исә авыру бала туганын белгәч, шунда ук юкка чыкты. «Миңа брак бала кирәк түгел», – диде. Китте, безне ташлады. Хәзергә кадәр аның кайда икәнен белмим, беләсем дә килми, – ди әңгәмәдәшем.

Берничә атна узгач, әни белән баласын өйгә чыгаралар. Сабый авыр хәлдә була. Ашый алмый. Өч сәгать саен махсус зонд куеп ашатасы. 

– Беренче вакытны зондны куя алмыйча аптырап беттем. Чарасызлыктан акылдан шашам дип торам. Ярый әле күршеләрем әйбәт булды, зонд куярга өйрәттеләр. Шулай әкрен генә яшәп киттек, – дип елый-елый сөйли әни кеше.
Балага җиде ай булгач, Ольга Корепанова Казанга чыгып китә. Кечкенә Арсенийга гастростома куялар. Чөнки ул авыздан ашый алмый. 

– Нинди генә табиблар белән очрашырга туры килмәде. «Балаң инвалид! Ул гомер буе ятып кына торачак! Яшелчә бит ул!» – дип, күзләремә туры карап әйтүчеләр дә булды. Юк, дидем! Яшәтәм дип, һаман көрәшеп йөрим. Улымның стомасын алмаштырып торырга кирәк, аны ике тапкыр Казанга алып бардым. Анда безне беләләр. Реабилитация үтәргә дә шунда йөрибез, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем.

Кечкенә Арсенийга бөтен дарулар да ярап бетми. Антибиотиклар эчеп, тыны кысылып, әздән генә үлемнән дә калган. Ашауга килгәндә дә нәкъ шулай. Сабыйга бер төрле генә смесь алалар. «Башкаларын алып караган бар. Үзебезнең 1нче балалар дәваханәсендә бушлай биргәнен дә кулланып карадык. Юк, ярамый! Улыма аллергия булды, буыла башлады», – ди әни кеше. 

– Бары тик neocate Junior дигән смесь кына туры килә. Кызганыч, үзебез теркәлгән дәваханәдә бу смесьне бирмиләр, мин сатып алырга мәҗбүр. 400 граммлы бер банка бер көнгә генә җитә. Бәясе 3500 сумнан башлап 8000 сумга кадәр. Әле, рәхмәт төшкере, ике ай элек кенә хәйрия акциясе игълан итеп, балама смеська акча җыеп бирделәр. Якыннарым, танышларым, дусларым үзләренең социаль челтәрләре аша статуслар куеп, 70 мең сумнан артык акча җыйды. Аңа ун банка смесь алдым. Һәм, беләсезме, тагын могҗиза булды, – дип дәвам итә Ольга Сергеевна һәм үзләренә шәһәр Советы депутаты, «СтройТраст» компаниясе генераль директоры Раил Минегалиевның ярдәм итүе турында сөйли. 

– Чарасызлыктан Комсомол районы администрациясенә бардым. Биредә телефон номерымны алдылар, ничек тә булышырбыз дип ышандырдылар. Дөресен әйтим, бик өметләр багламадым. Минем номерны депутатка биргәннәрдер дип уйлыйм, проблеманы аңлатканнардыр. Миңа Раил Минегалиевның ярдәмчесе Айдар Фәхретдинов шалтыратты һәм смесь алганнарын әйтте. Әллә нишләп киттем. Мин олы түрәләрнең мондый адым ясый алганнарына ышанмый идем. Айдар смесь күтәреп килгәч, аягына егылып рәхмәт әйтергә дә риза идем. Шундый хәлдә калган әниләр генә аңлар мине. Инде болай да Арсенийга смесь алу өчен өйдәге күп әйберне сатарга туры килгән иде. Залдагы олы диванны саттым. Хәзер раскладушкада йоклыйм, – ди әңгәмәдәшем. Июльдә Арсенийның битенә операция ясарга тиешләр. Соңыннан стомасын да алачаклар. Шулай булса, гаиләгә аннары смесь кирәк булмаячак. 


– Тормыш җиңел түгел, тик мин зарланмыйм. Операциядән соң миңа улымны ашарга өйрәтергә туры киләчәк. Инде берүк уңышлы булсын дип телим. Улымны ничек тә яшәтәсе килә. Табиблар да өметләндерә. Шуңа күрә мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдым, – ди авыру бала анасы. 

– Безгә Комсомол районы администрациясеннән мөрәҗәгать иттеләр, бу гаилә турында әйттеләр. Раил Габделхәевич шунда ук ярдәм итәбез диде. Без шәһәр буйлап йөреп, кирәкле смесьне эзләп таптык. Сатып алып, Ольга Сергеевнага илтеп тапшырдык. Аннары да ярдәм итәргә теләүчеләр булды. Без даруханә аркылы кирәкле смеська заказ ясадык, анысын да илтеп бирдек. Хәзер аларга операциягә кадәр ничек тә яшәргә кирәк. Шуңа да битараф булмасак иде! Тамчыдан күл җыела бит, – диде депутат ярдәмчесе Айдар Фәхретдинов. 

Арсений Корепановка булышыр өчен әлеге qr-кодны файдаланып, булдыра алганча акча сала аласыз. Җыелган сумманы шәһәр Советы депутаты, «СтройТраст» компаниясе генераль директоры Раил Минегалиевның ярдәмчесе Айдар Фәхретдинов кечкенә Арсенийның әнисенә илтеп тапшырачак.


 

Фото шәхси архивтан 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев