Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Поезд белән һәлакәт китереп чыгарган «КамАЗ» йөртүчесе авыр хәлдә

Волгоград өлкәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Волгоград өлкәсендә рельсларга чыгып, Казан-Адлер поезды белән һәлакәт китереп чыгарган «КамАЗ» машинасын йөртүче исән. Волгоград өлкәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 43 яшьлек ир-ат авыр хәлдә реанимациядә. Аның кабыргалары сынган.

«КамАЗ» йөртүче поезд килгәнче рельслардан чыгып җитешергә өметләнгән. Югыйсә, бу вакытта юлга чыгу тыелган. Һәлакәт нәтиҗәсендә 140ка якын кеше тән җәрәхәтләре алды. Соңгы мәгълүматлар буенча 30лап кеше хастаханәдә. Аларның 15 – балалар. Икесе – «КамаАЗ» шофёры һәм поезд пассажиры - авыр хәлдә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге поездда 17нче балалар хореография сәнгате мәктәбендә шөгыльләнүче балалар да булган. Моннан укы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев