Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һәлакәткә очраган Казан-Адлер поездында Чаллы балалары да булган

Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юл һәлакәтенә очраган Казан-Адлер поездында Чаллы кешеләре дә булган. 17нче балалар хореография сәнгате мәктәбенә йөрүче 18 бала һәм алар белән 5 өлкән кеше «Хрустальный дельфин» фестиваль-конкурсына барганнар. Бәхеткә зыян күрүчеләр юк. Алар хәзерге вакытта Котельников шәһәрендә.  

Исегезгә төшерәбез, 12.35 сәгатьтә Волгоград өлкәсендә Казан – Адлер пассажир поезды «КамАЗ» белән бәрелеште. Йөк машинасы юл кагыйдәләрен бозып, рельсларга чыккан. Машинист «КамАЗ»ны күрү белән поездны туктата башлаган. Әмма 65 км/сәг тизлек белән бару сәбәпле, тиз арада булдыра алмаган. Нәтиҗәдә 9 вагон рельслардан чыкты. Поездда барган 812 кешенең 140ка якыны тән җәрәхәтләре алды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев