Республика көнендә салют булмаячак
Яңалыклар тасмасы

Республика көнендә салют булмаячак

Бу оештыру комитеты карары.

Татарстан Республикасы һәм шәһәр көне уңаеннан бәйрәм салюты аттырмаячаклар. Республика оештыру комитеты шундый карар чыгарды, дип хәбәр итте Чаллы хакимияте. 

Исегезгә төшерәбез, эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мэр Наил Мәһдиев салют булырга тиеш, шул ук вакытта иҗтимагый тәртипне саклау буенча җитди эш алып барылырга тиеш дигән иде. 

10 августта, Төзүчеләр көнендә дә Курск өлкәсендәге соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә салют аттырмадылар. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев