Эквадор бананнарында бөҗәкләр тапканнар
Продукцияне хәзер каян алып кайтырлар?
5 февральдән Россиягә Эквадор бананнарын кертми башлыйлар. Россельхознадзор белдерүенчә, санитар нормалар бозылуы ачыкланган. Бананнарда инфекцияләр таратучы горбатка чебенен тапканнар. Ул он, соя, гөмбә, җиләк-җимешләр, балыкны зарарлый.
Шуңа да карамастан бананнарга кытлык булмаячак, бәясе дә артмаячак, дип ышандыра белгечләр. Аларны Кытай, Чили, Филиппин, Африка кебек илләрдән алып кайтачаклар.
9 февральдән Эквадор чәчәкләрен дә кертүгә чикләр куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев