Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиялеләргә кайбер төр карталардан акчаларын алырга киңәш иттеләр

Счетларны АКШның яңа санкцияләре кертелүгә бәйле рәвештә ябарга мөмкиннәр.

Россиялеләргә UnionPay карталарында сакланган акчаларын алырга киңәш иттеләр. Счетларны АКШның яңа санкцияләре кертелүгә бәйле рәвештә ябарга мөмкиннәр. Үз клиентларына кисәтү белән «Приморье» банкы чыкты. Кредит оешмасында UnionPay картасы чит илдә сафтан чыккан булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр.

«Әгәр чит илдә булсагыз яки җыенсагыз, сезгә якын арада акчаларыгызны алырга киңәш итәбез», — дип аңлаттылар банкта.

Россиядә UnionPay элеккечә үк эшләячәк. «Приморье» банкыннан тыш, шундый ук киңәш белән «Санкт-Петербург» финанс оешмасында да чыгыш ясадылар, дип яза https://vatantat.ru.

UnionPay — Кытай инициативасы буенча булдырылган түләү системасы. Ул халыкара. 2002 елда ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев