Рөстәм Миңнеханов Чаллыны урап узучы М-7 трассасы төзелеше белән танышты
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Чаллыны урап узучы М-7 трассасы төзелеше белән танышты

Әлеге юл Кама елгасы аша узачак.

Төзелеш узган елның ноябрендә старт алды. Күпернең озынлыгы - 1,3 километр. Ул Яр Чаллы һәм Түбән Каманы урап узучы иң зур ясалма күперләрнең берсе булачак. Биредә эшләр кайный. Белгечләр баганалар урнаштыралар. М-7 "Волга" трассасы төзелеш барышы белән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов танышты. 

Чаллы һәм Түбән Каманы урап узучы юл проекты 4 полосалы юл, 10 күпер, 5 киселеш, 11 юлүткәргечне үз эченә ала. Юлның гомуми озынлыгы 81 километр. Төзелеш 3 этапка бүленеп башкарыла. Кулланылышка 2024 елның азагына кадәр тапшырылырга тиеш.  

Фото ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сайтыннан алынды 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


төзелеш

Нет комментариев