Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коточкыч авария: трассада җиде зур йөк машинасы бәрелешкән

Һәлакәт нәтиҗәсендә 3 кеше җәрәхәтләр алган.

Алабуга районында М-7 трассасының 1014 километрында җиде йөк автомобиле бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 3 кеше җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Аларның тормышына берни дә янамый.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бензовоз юл өлешендә ауган, шуннан соң аңа берничә автомобиль бәрелгән. ДТП нәтиҗәсендә Казанга таба хәрәкәт тулысынча ябылган, Чаллыга таба хәрәкәт ачык.

Урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев