Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Сәламәтлеге чикле абый-апалар газета белән «яши» бит!»

«Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов инде берничә ел рәттән Чаллының Үзәк районы инвалидларын «Шәһри Чаллы»га яздыра.

Әле дә ярый шундый кешеләр бар. Алар сүзе белән генә түгел, гамәлләре белән дуслыгыбызны раслый. «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе, Рост партиясе әгъзасы Руслан Шәймөхәммәтов инде берничә ел рәттән Чаллының Үзәк районы инвалидларын «Шәһри Чаллы»га яздыра. Бу юлы без аның белән Люция апа Шакирова янына бардык.

Люция Нурулла кызы Шакировага 76 яшь. Туган ягы – Башкортостанның Бүздәк районыннан Чаллыга килүенә ярты гасырга якын вакыт узган. Ул Двигательләр заводында, аннары лифтлар төзекләндерү оешмасында хезмәт куйган. Ике кызын ялгызы гына аякка бастырганда икешәр эштә эшләргә, ә ялларда тамада булырга да туры килгән. Кыскасы, дөнья арбасын җигелеп тарткан. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә балалары башлы-күзле, оныклары үсеп килә. Тик менә сәламәтлеге какшаган – табиблар гипертония, шикәр авыруы, ревматизм һәм тагын бер кочак диагноз куеп, аңа инвалидлык билгеләгән. Шуңа да карамастан, Люция апа зарланып, боегып, өендә бикләнеп утырмый. Инде 15 ел ул Яңа шәһәрнең 2нче комплексында инвалидлар җәмгыятен җитәкли. Ул гына да түгел, спорт ярышларында катнаша – теннис, шашка уйный, ядрә этә, йөзүне дә әле күптән түгел генә туктаткан. Бар нәрсәгә өлгерүенең сере нәрсәдә?
– Әтием сугыштан яраланып кайтты. Сигез бала идек, әнкәйгә ярдәм итеп үстек, 7нче класстан элеваторда, югары сыйныфларда вожатый булып эшләдем. Мәктәптә үк җәмгыять эшләрендә актив катнаша идем, эшкә кергәч тә ташламадым, ансыз тора алмыймдыр инде мин. Югыйсә, авыр сүзләр ишетергә дә туры килгәләде. Әйбер алу өчен талон тараткан вакытта «Люция талон сатып баеды» диделәр. Мин елыйм, әнкәй юата – кызым, дөрес түгел бит, елама, гайбәтеңне сөйләп гөнаһларыңны гына юалар алар, дия иде. Кызларым да, кешеләр синең ярдәмгә мохтаҗ бит, баш тартма инде диделәр. Араларында ярый син бар диеп рәхмәт әйтүчеләр дә күп. Аннары аякларым нык авырткан елны өйдә утырдым. Алай да үтә икән тормыш. Ә миңа, сызлауларга карамастан, йөреп, аралашып яшәү ныграк ошый.

 Люция апа «Шәһри Чаллы»ны үз вакытында һәр өйгә таратып чыга. Аның карамагында 80нән өстәгеләр, газетаны кулга тотып укырга яратучылар.
– Газетаны сагынып көтеп алалар. Килмәгәндә шалтыратып сорыйлар. Үзем дә башыннан азагына кадәр бер хәбәрне дә калдырмыйм. Оныкларны эштән кайткан әти-әниләренә тапшырып, эшләремне бетереп, үз бүлмәмә кереп, тәмләп, ашыкмый гына укыйм – бакчага кагылышлы киңәшләрне, хикәяләрне, язмышларны яратам.

Люция апа Шакирова Руслан Шәймөхәммәтовны сөенеп, дулкынланып каршы алды. Ул аңа атнага ике тапкыр килүче бу күчтәнәчтән киләсе айларда да аерыласы килмәвен әйтте, укучыларыбызның күпсанлы рәхмәтләрен җиткерде. Кунак та хәйриячелеккә бик җаваплы каравын әйтте: «Миңа башкарган һәр гамәлемнең, тапшырган һәр сумымның чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешегә барып җиткәнен белү мөһим. Кешеләргә ярдәм итеп яшәргә тырышам. 
Бүгенге көндә дә Чаллыда ашарына ризыгы, кунарга үз почмагы булмаганнар барын беләм, шуңа «Приют человека»эшчәнлегенә кушылам. Газета сатып алырга акчасы җитмәгән кешеләр дә бар. Ярты ел саен «Шәһри Чаллы»га яздырам. 

Өлкән яшьтәге сәламәтлеге чикле абый-апалар газета белән «яши» – яңалыклар, төрледән-төрле язмышлар белән таныша, язма геройлары белән бергә сөенә, елый, уйлана, яшьлеген искә ала. Кайберәүләр өчен бу – дөнья белән аралашуның бердәнбер чарасы. Чөнки телефонында интернеты булмаган, балалары, туганнары еракта булганнар да бар. Андыйларга яшәү яме өстәвемне белү күңелемне җылыта», – дип уртаклашты Руслан Шәймөхәммәтов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев