Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәламәтлек мөһимрәк

Транспорт картасына ай саен акча салмый калганым юк. Әмма мин аны трамвайда йөргәндә генә файдаланам. Маршрут автобусларына утырырга туры килгәндә, кесәдән чыгарып та тормыйм. Ник дигәндә, автобус йөртүчеләрнең сүгенүен ишетәсем, кырын карашларын күрәсем килми. Миңа сәламәтлек мөһимрәк, шуңа да барасы җиремә җиткәч, һич кызганмыйча тиешле 17 сумымны чыгарып бирәм дә,...

Транспорт картасына ай саен акча салмый калганым юк. Әмма мин аны трамвайда йөргәндә генә файдаланам. Маршрут автобусларына утырырга туры килгәндә, кесәдән чыгарып та тормыйм. Ник дигәндә, автобус йөртүчеләрнең сүгенүен ишетәсем, кырын карашларын күрәсем килми. Миңа сәламәтлек мөһимрәк, шуңа да барасы җиремә җиткәч, һич кызганмыйча тиешле 17 сумымны чыгарып бирәм дә, горур гына кыяфәттә автобустан чыгам. Аның каравы, нервым тыныч, автобус йөртүченең карашыннан куырылып төшмим. Димәк, сәламәтлегем саклана, юкка гына бөтен авыру нервланганнан димиләр бит.

Маршрут автобусларын йөртүчеләр транспорт картасын чыгарган олы кешеләргә нигә дошманнарына караган кебек карыйлардыр. Алар да бит, вакыты җиткәч, картаячаклар. Әле чынлабрак уйласаң, өлкәннәргә һәрвакыт каты сүз белән бәрелүче йөртүчеләр картлык яшенә җитмәскә дә мөмкиннәр. Ни генә әйтсәң дә, кызулыгы белән пассажирларга тупаслык күрсәтүче шофер үзе дә тыныч кала алмый торгандыр. Кайчак кем беләндер әйткәләшкән йөртүченең тукталыштан зур тизлек белән кузгалып китүе моңа дәлил кебек. Аннан соң, мыскыллы сүз ишеткән кеше рәнҗеше дә төшми калмыйдыр. Акча артыннан куам дип, пассажирлар белән тәмсезләнү нигә кирәктер, бу бит гомерне кыскарту дигән сүз.

Шәһәребез маршрутларында зур автобуслар йөртә башлау дөрес фикер. Чөнки алар иркен дә, уңайлы да, куркынычсызрак та. Автобусларның тукталышларга килү интервалы артуга бер дә борчыласы юк, аның каравы, олы автобуслар ышанычлырак, салонга балалар коляскасы белән дә, багаж белән дә иркенләп кереп булачак.

Дәвамын "Шәһри Чаллы" газетасының 4нче март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев