Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Табиблар өченче тәүлек бала гомерен саклау өчен көрәшә

Аның хәле ничек?

 Чаллыда Мәләкәс аръягы 21нче микрорайонындагы спорт мәйданчыгында  6 яшьлек кыз имгәнде. 
Аны аңсыз килеш, 2 мартта махсус техника белән республиканың балалар клиник хастаханәсенә озаттылар. 
ДРКБның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, баланың хәле тотрыклы авыр. Аны ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.
Баланың имгәнү факты буенча РФ Җинаятьләр кодексының 238 нче «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару яисә хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. 
Бу эшне РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольгә алды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дркб бала ана капиталы Җинаять эше Александр Бастрыкин бала имгәнде