Чаллыда спорт мәйданчыгында 6 яшьлек бала имгәнде
Сәламәтлек

Чаллыда спорт мәйданчыгында 6 яшьлек бала имгәнде

Аның хәле авыр.

Чаллының Мәләкәс аръягы бистәсендә фаҗига булды. Ир-ат 6 яшьлек кызы белән спорт мәйданчыгына килә. Һәм бер мизгелдә баланы үзен генә калдыра. 
Спорт мәйданчыгы төрле биеклектәге ике конструкциядән тора. Якынча мәгълүматлар буенча, бала алар арасыннан үткәндә таеп егыла һәм башы белән аска эленеп кала. Нәтиҗәдә бала буыла.
Якында уйнап йөргән балалар күреп ярдәмга чакыралар. Бер хатын-кыз балага куркыныч халәттән чыгарга булыша. 
Кызны ашыгыч ярдәм хезмәте хастаханәгә алып китә. Аны реанимациягә салалар. Баланың хәле авыр, аңсыз. 
Кичә аны махсус транспорт белән Казанның балалар клиник хастаханәсенә җибәрделәр.  
Әлеге факт буенча тикшерү эшләре башланды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы ЮХИДИ фаҗига балалар бала имгәнде

Нет комментариев